☆ Приветствуем Вас, Гость! ☆ Регистрация ☆ RSS ☆
   +12

Главная » Файлы » Фестиваль "70-лет Победе в ВОв" » 1. Мой предок-участник войны.

Авылдашыбыз истәлеген мәңгеләштерү. Француз партизаннары сафында.
[ Скачать с сервера (510.9Kb) ] 12.04.2015, 11:10
ГБОУ"КТИТС"
Автор: студентка 102 группы ССИСК Нуриахметова Альфия Газинуровна.
Руководитель: Залялиева Лилия Ильдаровна.
Рәүф абый (тормышта аңа күбрәк шулай эндәшәләр) 1918 елның сентябрь урта¬сында хәзерге Спас районы¬ның Яңа Рәҗәп авылында дөньяга килгән. Әтисе Хәйрул¬ла абзый авылның бер мәхәлләсендә муллалык итә. Габдерәүфенә өч яшь тулар-тулмаста дөнья куя. Әнисе исә 1935 елда тифтән вафат була.

Кыскасы, булачак педагогның балалык һәм яшүсмер чорына тулаем тасвирнамә өч-дүрт сүзгә сыя - фәкыйрьлек белән үткән тереклек. Мәгәр егет искитмәле бай да була. Байлыгы исә бе¬лемгә омтылудан гыйбарәт.

Рәүф ага гомуми белем мәктәбендә укый, Спастагы педагогия техникумын да уңышлы тәмамлый. Казанда тарих фәне укытучы¬ларның бер еллык курсын түгәрәкли. Аннары туган ягында рус теле һәм әдәбияты укыту, урта мәктәп завучы булып эшләү. Халык мәга¬рифенә ул ярты гасырга якын гомерен багышлый һәм шуның белән үзен бик бәхетле саный. Сиксән икенче яшен тутырганда: "Мин бәхетле педагог!" - дип раслый икән, бу - биниһая мәгънәле сүзләр, ләбаса!
Гаиләсе үрнәк булуы белән дә, балаларының хак юлга басып, көн күрке булып яшәүләре белән дә, йөзләрчә укучыларының олы рәхмәтен ишетә торуы белән дә сәгадәтле ул. Татарстанның атка¬занган укытучысы дигән исемгә ия булуы - шәхси бәхетенең энҗе-мәрҗәнле таҗы.
Мин Рәүф Хәйрулла углы яшәешендәге янә бер асыл хәзинәне әйтергә телим. Ул, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү юлындагы зур тәҗрибәсеннән чыгып, педагог язмалары иҗат иткән. Әлеге хезмәтнең бисмилласы булып Анага тирән ихтирам мәсьәләсе куе¬луы аның бәясен вә абруен бермә-бер арттыра. Югары белемле укытучының фикер сөземтәләре җәмәгатьчелеккә ирешсә, нур өс¬тенә балкыш булыр иде.
Шул кара көфер тамгасы җанга утлы тимер белән басылган көннәрдә Рәүф Хәйруллович газиз аналар - тудырган Ана һәм Ва-тан-Ана хакында өзлексез уйлана. Тормыш биргән ананың газиз¬леге -океандай киң һәм тирән, борынгы тарихлы Туган ил-Ананың бөеклеген тасвир кылырлык телбизәк табуы да хәлдән килерме икән? Туган илне җирсү көчен үлчи торган бизмән юк бугай әле ул.
Язмыш мәрхәмәтедер, утызына якынлашканда, Рәүф Хәйруллин туган туфракка аяк баса һәм гомеренең мәгънәсенә әверелгән хезмәтенә керешә. Тик шик чикмәнен бөркәнгән адәмнәр һаман да җаннарына тынгы тапмыйлар.
Инде шөкер, ул заман артта калды кебек. Рәүф ага да бүгенге хәленнән канәгать. Шулай да дәһшәтле көннәр аҗаганының ялты¬равы тәмам сүнмәгән әле.
Мәгариф аксакалы яшьләребездәге тискәре сыйфатларга ха¬фалана, алар белән эшләүче даирәләрнең гайрәт-дәртләре кимүгә көенә. Аны аңлап була: замана картының тамырларында легендар елларның каны ага.
Ичкерия хәлләре дә аксакалның бәгыренә көйрәү сала. Озакка киткән кан кою, сабыйларның балалыгын урлап, коралга этәрү имин¬леккә илтүче юл хак була алмый. Ак бәхеткә юл акыл көчендә, алсу таңнарның имин атуында...
"Дөньялар тыныч, күкләр аяз булсын иде!" - ди батыр йөрәкле милләттәшебез.
Категория: 1. Мой предок-участник войны. | Добавил: aljkaRajl99
Просмотров: 170 | Загрузок: 5 | Рейтинг: 1.0/6
Всего комментариев: 0
avatar